Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

“Дорогой доблести и славы” литературно-музыкальный вечер

Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус, батырлык, көчле рухлылык көне ул. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү — үз илен ихлас сөюче гражданнарның бурычларын үтәве. Ватан! Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине, балаларны, гаиләне  уйлыйбыз.

Күп функцияле Тушкыр авыл клубында 25 ел эшләп килгән зож торкеме һәм килгән кунаклар Ватанны саклаучылар көненә багышланган   концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Ана йөрәге … Ул гына бар гомерен биреп  өзгәләнә, телгәләнэ, борчыла, сөенә ала. Аңа йөрәге – Аллаһының  һәр әдәм баласына бар кылган иң олы, иң изге булэгедер.

Ралия Сагдиеваның солдат аналарына багышлап сөйләгән  шигыры, *зож* төркеменең “Катюша” һәм “Сау булыгыз, ак каеннар” дигән җырларны башкаруы, шаян бию “Матрёшки”, нәфис сүз остасы  Фәйрүзә Корбанованың чыгышы, Ирина Галиахметова белән  Гөльнара Айдугановаларның мари халкының биюен башкаруы, Ралия Сагдиева белән Рәйфә Нуртдинованың

“100 яшьлек әбиләр” скетчын башкаруларын, Фәнис Галиахметовның  баянда моңлы көйләр уйнавын халык бик яратып кабул итте.

Яңа Балтач авылы үзешчәннәре коллектив башкаруында “Бүләгебез сезгә, яугирләр” дип аталган МХОда катнашучыларга ярдәм итүне күрсәткән номер белән чыгыш ясадылар. Дилә Хәсәнова һәм Рәмилә Нурисламоваларның, Асавка  сылуы Ильмира Рәхимованың, Инсаф Муллануровның, Кара авылыннан булачак кадет Айназ Шайхинуровның моңлы тавышларын бик яратып кабул иттеләр. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган җырчысы Рифкат Габдельяновнын бүләк-ңырларын алкышлар белән каршыладылар.

Балтачтан килгән 4 яшьлек кечкенә кунагыбыз Адельның чыгышы бар халыкның мәхәббәтен яулады.

Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Бу байлыкны акыл белән саклый белү — һәркемнең бурычы. Озын гомерле һәм сәләмәт булу өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк, спорт күнегүләре кешенең ихтыяр көчен арттыра, кешенең холкын формалаштыра, рухи тәрбия бирә. Андый кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була.  Ирина Галиахметова җитәкләгән, 25 еллык юбилеен үткәрергә җыенган “ЗОЖ” төркеме менә шуларны аңлап, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән девиз  белән яши. Алар башкарган флешмоб беркемне дә битараф калдырмады.

Ил барда — егет хур булмас диләр. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез аяз булыр.

Тушкыр авылы биләмәсе башлыгы  Булат Фируз  улы Әгъләмов үзенең чыгышында барлык ир-егетләребезне, МХОда катнашкан солдатларыбызга исән-имин кайтуларын теләп, концертта катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.

Ралия Сагдиева