Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Тушкыр авыл сәхнәсендә “Тәрәзәдән карый сабый…” спектакле

Күп функцияле Тушкыр авыл клубы каршында  оештырылган “Ак калфак” халык театры коллективы Аналар көненә багышлап  Ралия Сагдиеваның “Тәрәзәдән карый сабый…..” дигән пьесасын сәхнәгә куйды.

Яратылмаган, ана назы күрмәгән балалар яшәгән “Фламинго” балалар йортында, барлык йөрәк җылысын, аналык хисен сиздереп, йөрәкләре аша барлык балаларның язмышын үткәреп эшләүче мөдир Мәрьям  Газизовна (Зәйнәп Гафарова), тәрбияче Асия (Ралия Сагдиева) балалар  йортының юбилеена әзерләнәләр. Бик күп авырлыклар күреп – башкача юлын табалмаган, беразга гына дип баласын калдырып китүче Зәлия (Венера Хәмәтнурова), аяныч сәбәпләр белән баласын югалтып эш сорап килә. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга  “Күңел җылысы” акциясе чикләрендә балалар бүләкләр әзерлиләр. 6 яшьлек Ильясның  танк, солдат, кечкенә малай һәм “Вернись с победой, будь моим папой. Ильяс Гумеров” дигән  рәсеме.

Эшкуар-агротуризм оештырган  Хәтәм Гаязович (Флюр Казиханов) МХОда катнашучы улы Руслан (Ильвир Мөхәмәтьянов)  кушуы буенча Ильяс белән танышырга килә. Балаларга  экскурсия оештыра, Мәрьям белән якыннан танышып, Руслан яраланып госпитальдә  булуларын, бар кайгыларны  да бергәләп кичерәләр.

Гөлназның әнисе белән очрашуы, бер тапкыр тәрбиягә алынып кире китерелгән Сережаның әтисе табылуы, Зәлиянең баланың әтисе Марат белән очрашып, баласы белән очрашулары, Асияларга  ялга- кунакка барып йөргән Ринат белән Артурларны тәрбиягә алулары, Хәтәм белән Мәрьям Алия  белән Ильясны бергәләп тәрбиялик дип язмышларын бергә бәйләүләре һәм таякка таянган Руслан белән Ильясның  (Ленар Мөхәмәтьянов) “Папа, папа” дип йөгереп муенына сарылганы беркемне дә битараф калдырмады…

Спектакльне  тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.

Венера Хәмәтнурова