Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Гаиләм учагы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан авылдагы күп функцияле клубта үткән чараны солдат хезмәтен тутырып кайткан егетләрне котлап ясаган чыгышлар бизәде.

Моннан бер ел элек Рушан Бадыйгов, Марсель Казыйханов, Айдар Шагаиповларны ата-аналары, туганнары, якыннары, авылдашлары җылы теләкләр теләп армия хезмәтенә тантаналы шартларда озатканнар иде. Санаулы көннәр тиз үтте, егетләр сынатмады, илебез Кораллы Көчләренең төрле гаскәрләрендә үрнәкле хезмәт итеп авылларына кайттылар.

 Клубта бәйрәм уңаеннан егетләр белән очрашу оештырдылар. Ватаныбыз алдындагы изге бурычларын намус белән үтәп кайткан егетләр һәм аларның ата-аналары бәйрәмнең түрендә булдылар. Мәдәни чараларны оештыручы Зәйнәп Гафарова чараны алып барды. Гөлшат Ихсанова котлап чыгыш ясады, шигырь укып ишеттерде, җырлар башкарды. Сүзне егетләрнең үзләренә дә бирделәр. Ничек хезмәт итүләре турында сөйләп үттеләр, армия хезмәтенә юлланганда озату кичәсе оештырганнары һәм бүген дә җылы каршы алганнары өчен зур рәхмәт әйттеләр.

Илләр, дөньлар тыныч булып, балаларыбыз тыныч шартларда хезмәт итеп шатланып кайтсыннар!