Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Мәктәп еллары….. Хәтирәләр….

Мәктәп еллары… 10 ел бертуган кебек укыган классташлар… Безгә белем бирүгә күп көч салган укытучыларыбыз…Тушкыр сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганга 50 ел булганда укыткан укытучыларыбыз турында язган идем. Сүзем Штәнде урта мәктәбен тәмамлау уңаеннан 50 еллык юбилейга җыелуыбыз турында. Очрашырга кирәк иде дигәч тә берсүссез “Кайтабыз!” — диделәр читтә яшәгән классташлар. 2 ел элек очрашкандагы кебек, җыелу урыныбыз Тушкыр мәхәлләсендә булды. Тәүдә вафат булган, Штәнде урта, Яңа Балтач, Тушкыр, Асавка сигезьеллык, Мәнәгәз башлангыч мәктәп укытучыларыбызның, классташларыбызның, тәмле ашлар ашаткан пешекче апаларның, һәрвакыт классларны җылы, чиста тоткан җыештыручы апаларның  рух-шәрифләренә  багышлап мәчеттә Коръән укыттык. Зур рәхмәт Рамиль хәзрәткә. Ул да безгә очрашкан саен шулай искә алганыбыз өчен рәхмәт белдерде. Күңелгә шулхәтле җиңел, тыныч булып калды.

Мәчеттән чыккач күп функциялы Тушкыр авыл клубында безне каршылап концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Классташларыбыз өчен көтмәгәндә сюрприз булды; Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рифкат Габдульяновның моңлы, искиткеч матур җырлар бүләк итүе, матур котлау сүзләре, яхшы, изге теләкләре күңелләргә хуш килде.

Клуб мөдире, булдыклы, эшчән Рауфинә  Харипованың  җырларын җылы итеп, яратып тыңладык. Егетләребез биеп тә алдылар. Классташыбызның тормыш иптәше, төрле конкурсларда катнашып призлар яулаган Финадия Абрарованың җырларын яратып тыңладык. Рифкат Габдульянов, Рауфәнә Харипова, Финадия Абрароваларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм яңадан- яңа уңышларга ирешүләрен телибез.

Хәтирәләр, хәтирәләр…

Башлангыч класстан ук бердәмлек, татулык, дуслык, бер-береңне кимсетмәү рухында тәрбияләнгән балаларны — безне 1971 елда Штәнде урта мәктәбе кабул итте. Тушкыр, Мәнәгәз, Асавка, Яңа Балтач авылларыннан 9 “Б” классы итеп Фигат абый Зәйнуллин кабул итте. Капитан чинында, хәрби дәрес укытучысы. Балалар телендә “Капит”’ дип йортәләр иде үзен. Малайлар гына түгел, кызлар да, аның дәресен яраттык. Автоматны без дә егетләр кебек куелган вакытка сүтеп кора идек.

Ана теленнән Әнисә Таһир кызы Таһированың үзенең дәресен шул хәтле яратканын без дә тоя идек. “А” һәм “Б” класслары белән пьесалар әзерли, бергә түгел, һәр класс үзе. Күпме репитицияләргә йөрергә кирәк. Вакыт ничек җиткергәндер. Бик яратып катнаша идек пьесаларда.

Рус теле һәм әдәбиятын  Шәриф  Гали улы Саяпов алып барды. Укыган чакта төрле хәлләр була. Бер укучыбыз белән укытучы арасында аңлашылмаучылык баш калкытты. Бердәмлегебез аркасында дөреслек  җиңеп чыкты. Укытучыбызны да, классташыбызны да яклап калдык.

Физкультура укытучыларынан без уңдык. Районда  үткәрелгән барлык ярышларда да призлы урыннар яуладык. Яраткан укытучыбыз Рифкат Кави улы Хасаньянов үзе дә спорт  яратмаса шундый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Укып чыкканда ГТО нормаларын  үтәп,  хәтта  йөзү буенча да  алтын, көмеш, бронза значокларын алдык.

Физикадан  таләпчән, кискенрәк (кайчакта авыр сүзләр дә әйтеп куя иде) Кадим Мәүләви улы Нуриев укытты. Шулай булса да, көтмәгәндә экзамен вакытында билетларны бер-бер артлы тезә диделәр дә, без дә сөйләшеп, кем ничәнче билетны әзерли, шулай әзерләндек. Белгәндер, сиздерми иде.

Математика укытучыбыз, яраткан укытучыбыз Башкортстанның атказанган укытучысы Зыя Гали улы Камалов булды. Дәрескә килеп керү белән “Контроль эш” дип тактага яза башлый. Һәр дәрестә 20 минут үткән дәрескә контроль эш эшләде. Ничек яратмыйсын да, ничек өйрәнмисең  ди шундый укытучы булганда.

Тарих дәресен түшәмгә карабрак сөйләүче Зыя  Саяп улы Саяпов укытты. Без күрмидер дип дәрес башлану белән “СМС” қалар бәрешә башлыйбыз. Күргәндер, беркайчан да тиргәшмәде, укымасаң әрли иде. Тарих дәресен яратып укыдык.

Биология һәм химия дәресләрен һәрвакыт көрән – зәңгәр костюмнан, җитди кыяфәтле, үзен ихтирам иттерә белә торган дәрестә белмәсәң тиргәшәп тормый гына “2” ле куя торган укытучыбыз Нәҗип Галимьян улы Ахметьянов булды. Шул “2”ле җитә иде, тырышып, укып, сөйләргә әзерләнеп килергә. 10 класста безнең класс җитәкчесе дә булды. Тәртип, җиренә җиткереп эшләү, аның таләбе иде. Ничек ихтирам китмисең шундый укытучыны!

Без укыган вакытларда балаларга ышану бар иде. Укытучы сиңа ышана икән, син аны ничек тә акларга тырышасың. Без классыбыз белән шундый ышану тоя идек. 9 классны беткәч урманга утын әзерләргә алып бардылар. Күңелле чаклар! Мәктәп директоры Рәис Сөләйман улы Сөләймановтан урманда кунарга калырга сорадык. Рөхсәт итте. Класс җитәкчебез Фигат абый безнең белән. Безгә ашарга калдырдылар. Учак ягып, шалашлар төзеп, җырлар җырлап, биеп (бер малайның транзисторы бар иде) бик күңелле үткәрдек. Безнең класска гына шундый ышаныч булуга без бик горур булдык. Очрашкан саен сөйләми калмыйбыз, 50 ел үтсә дә үзебез өчен горурланабыз. Ышану…

Мәктәп балалар өчен нык дәрәҗәдә җаваплы булган. Канукула, бәйрәмнәр вакытында һәр авылга укытучылар җибәрелә иде. Ничек житешкәнгәрдер барысына да…

Менә шулай укытучыларыбызны искә алып, алар өчен горурланып, һәрберебезнең язмышларын тыңлап, очрашудан канәгать булып, вакытлар тиз үтә, ешрак очрашырга сөйләшеп таралыштык. Һәркемнең укып бетеп олы тормыш юлына аяк баскан чаклары кызык та, матур да булган. Көлештек тә, елаштык тә. Лилия Имаеваның җырын башкарганда елап та алдык. Үзгәрмәгәнбез, шул ук  шаярып, көлешүләр, татулык бердәмлек, чәчләрдә генә әзрәк чал төшкән….

Олыгайган саен никтер бала чакны, яшьлек, онытылмас мәктәп елларын  искә аласың икән.

Ралия Сагдиева

Тушкыр авылы