Бабамның эзләреннән.
Чиләбедә яшәүче Резеда ханым балалары һәм оныклары белән бергә шушы сүзләр белән Балтач якларына ерак сәфәргә чыга. Инде күптәннән балачагы үткән Тушкыр авылын күрәсе килү теләген быелгы елның “Педагог һәм наставник елы” дип билгеләнүе дә көчәйтеп җибәргән шикелле.
Бабасы Хамитов Фәхри тормыш иптәше Зөһрә белән Балтач районы Тушкыр авылында гомер иткән кешеләр бит. Резеданың балачагы да зурәти, зурәни янында күбрәк үтә. Ул:” Тушкыр миңа туган авылым кебек күңелемә бик якын, яшел үләнле елга буйларын, тауда җиләк җыеп йөргән чакларны бик сагынам”,- ди.
Язмыш тумышы белән Курган якларыннан булган Хамитов Фәхрине Балтач якларына алып килә. 1934 нче елны Тушкыр авылында 7еллык мәктәп ачылгач Галия мәдрәсәсендә укыган,ә аннан соң Оренбургта укытучылар институтын тәмамлаган, үз заманының алдынгы карашлы Хамитовны директор итеп җибәрәләр. Шулай итеп Хамитовлар гаиләсе Тушкыр авылында төпләнә. 1935 нче елда яңа 2 этажлы мәктәп бинасы төзелә. Мәктәп коллективына укыту-тәрбия өлкәсендә яхшы эшләгән өчен укытучыларның район конференциясендә Күчмә кызыл байрак тапшырыла. Елдан-ел мәктәпкә балалар күбрәк килә, укытучылар коллективы да директор Хамитовның тырышлыгы белән белемле укытучылар белән тулыландырыла. Авыр сугыш елларында да мәктәптә уку-укыту өзелми, колхоз эшләренә булышу, ятим балаларга ярдәм оештыру да мәктәп укытучыларының бурычы була. Дистә елдан артык (1934-1946) директор вазифасын намус белән башкара Хамитов Фахри, хаклы ялга чыкканчы математика, физика фәннәрен укыта балаларга.
Резеданың оныгы 7 нче класс укучысы Щербак Татьяна “Педагог һәм наставник елы” уңаеннан оештырылган тикшерү эшләре конкурсында бабасы Хамитов Фәхри турындагы иҗади эше белән Чиләбе шәһәрендә конференциядә чыгыш ясап 1 нче урын яулый. Бу эшне башкарганда бөтен гаилә белән архив материалларына да игтибар итәләр, олы буын кешеләренең хәтерләрендә сакланган истәлекләрне дә барлыйлар. Шулай гаилә изге сөфәр белән бабаларының эзләрен саклаган Балтач якларына килә, Тушкырда җирләнгән бабаларының каберенә барып чистартып, чәчкәләр сала.
Балтач районы мәгариф бүлегендә очрашып, Штәнде урта мәктәбендә булып матур тәэсоратлар истәлекләр белән бүлешәләр.
Үз чиратыбызда без дә 15 июнь көнне кунакларны якты йөз белән Тушкыр авыл клубында каршы алдык. Клуб мөдире Руфина Харипова кунакларны “Картаймас” ансамбленең, “Ак калфак” тетрының уңышлары белән таныштырды. Туган авылыбызның тарихи үсешен гәүдәләндергән музейда истәлекле фәһемле сөйләшү оештырдык. Мәктәп тарихы белән таныштырдык, истәлекле материаллар белән бүлештек. Фәхрислам Хамитовның уз куллары белән язган көндәлек-дәфтәр язмалары( Гөлшат Ихсанованың шәхси архивы) балаларында, оныкларында зур кызыксыну уятты, һәр битен фотога төшереп алдылар. Шулай ук шигырьләрем тупланган китаплар да кызыксындырды кунакларны. Истәлеккә Резеда ханымга “Күңелем гөлләре “ дигән китабымны бүләк иттем, истәлеккә фотолар төштек. Күрше булып яшәгән Фәрдүнә апада гөрләшеп чәйләр эчеп кунакларны озаттык. Бу очрашу матур тәэсоратлар калдырды. Яшь буында ата-бабаларыбызның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү дигән изге юлда Резеда ханымга уңышлар теләп калдык. Еллар үтсә дә, изге эшләр онытылмый.
Гөлшат Ихсанова.