Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг

Тушкыр авылында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг утте.  Тушкыр авыл советы биләмәсе башлыгы – Аглямов Булат Фируз улы, ветераннар оешмасы башлыгы – Зиганшин Зикаф Сәгит улы авылдашларны котлап, теләкләрен белдерде. Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт.

Изге бурыч.
Бөек Җиңү язын алып килгән
Дан сиңа, дан Совет солдаты!
Ничә төрле телдә кабатлана,
Йөрәкләрнең изге набаты.
Таптамасын өчен җиребезне
Фашистларның пычрак итеге
Бөек Ватан сугышында 4 ел
Күпме канлы юллар үтелде.
Күпме газиз җаннар туган җиргә
Кайтып кочалмады баласын
Әтиләрсез үскән балаларның
Кузгатамдыр йөрәк ярасын
Фашистларны тар-мар итү, Җиңү
Берләштерде ничә милләтне
Изге бурыч – Ватан иминлеге!
Шул арттырды көчне- куәтне.
Европага азатлык китерде
Данлы Совет иле солдаты!
Ничә еллар миллионнарча кеше
Кабатлады изге набатны:
Дан сиңа, дан ,Совет солдаты!
Аталардан килгән рух ныклыгы
Маяк булып яктырта юлны
Инде синдә- Рәсәй киләчәге,
Данлы Совет солдаты улы!
Көнбатышта тагын баш күтәрә
Вәхши фашистларның калдыгы
Ышанычны аклар, илне яклар
Совет солдатының оныгы.
Ата- бабалардан безгә мирас-
Какшамас милләтләр дуслыгы
Рус Иван, татар, башкорт- сез бит
Совет солдатының оныгы.
Туган илебез-Рәсәй! Изге Ватан-
Данлы батырларның төяге.
Тыныч таңнар атсын илдә диеп
Тибә миллионнарның йөрәге.
Гөлшат Галина-Ихсанова.