Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Тушкыр сәхнәсендә — урындагы авторның әсәре сәхнәләштерелде

Бу чараны авылда гомер кичергән гүзәл зат вәкилләре зур бүләк дип кабул итте.

Авыл мәдәният йорты каршындагы “Ак калфак” Халык театры  коллективы сәхнәләштергән “Картлыгым яшьлеге” пьесасының авторы — авылдашыбыз, хезмәт ветераны, тормыш юлында башында күп кичерешләр уздырган, бүген дә халык арасында кайнап яшәүче хөрмәтле Ралия апа Сагдиева.

Дүрт, табигатькә гашыйк, тормышны яраткан, оптимистик караш белән яшәүче, кайгысын да, шатлыгын да, югалтулар да кичергән хатын-кыз  турбазага ял итәргә киләләр. Барлык чараларда катнашып призлар яулыйлар. Гөлбану (Зәйнәп Гафарова) кайгысын да, бәхетен дә кичергән, беренче мәхәббәтен очрата, Галия (Ирина Галиахмәтова) фаҗигале югалтулардан 40 ел үткәч бәхетен очрата. Наиля (Ралия Сагдиева) катлаулы язмышлы, барысын да оештыручы, “кавыштыручы”, бәхетле “бабушка – юмор” (Земфира Вәсбиева), инструктор, барысының да күңеленә хуш килгән Чулпан (Венера Хәмәтнурова) үзенең язмышын Хәйдәрне очрата, алар бик күп яхшылыклар эшләп, бәйрәмнәр, никах укытып, модалар күрсәтеп 3 көн бергә булалар.

Тормышта язмыш сынауларын җиңәр көч табып алга барырга, үзеңдә көч табарга өндәде бу сәхнә әсәре. Яши башларга илледә дә, алтмышта да, җитмештә дә соң түгел. Кеше гомеренең һәр чоры үзенчә матур. Аны үзең өчен дә, башкалар өчен дә файдалы һәм мәгънәле итеп яши белергә кирәк. Тушкырлылар шундый максат куеп алга атлыйлар. Афәрин, авылдашлар! Булдырасыз!

Венера Хаматнурова, китапханә мөдире