Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

“Без көтәбез сезне, солдатлар!”

Авыл мәдәният йортында “Без көтәбез сезне, солдатлар!” дигән фәһемле кичә үтте.

Бу сүзләр бүген һәркемнең күңелендә дога булып кабатлана. Әйе, Россия кораллы көчләрендә илебез иминлеген яклап солдат бурычын үтәгән егетләребезнең – балаларыбызның авылыбыз белән җиңеп исән- сау кайтуларын көтәбез. Илебездә хәвефле вакытта үзләренең хәрби бурычын үтәп хезмәттә булган егетләребезнең ата- аналары: Бадыговлар, Шагаеповлар, Казыхановлар; махсус хәрби операциягә чакыру белән юлланган Самат Насимовның әтисе һәм махсус сугыш операциясеннән вакытлыча туган ягына кайткан Нияз Фәнил улы Рәхимов, аның әти- әниләре Фәнил һәм Гөлназ Рахимовлар – чарабызның кунаклары. Кичәбез дәүләт гимн белән башланды.

Бүген дә илебезгә, халкыбызга зур сынау килде. АКШ, көнбатыш илләре, Украина Россиягә сугыш куркынычы белән яный. Илебез азатлыгын, халык азатлыгын яклап махсус хәрби операция бара. Анда безнең сугышчыларыбыз үзләренең чын патриот икәнлекләрен дәлилли. Батыр якташларыбыз Владимир Шейн, Зөфәр Вахиев, Тимур Нухов, Фәнис Хөсаинов белән чын күңелдән горурланабыз. Инде өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Россиядән резервтагы 300 мең кеше әзерлек үтеп тынычлык яулап көрәшкә юлландылар.
Башкортстаннан Доставалов, Шайморатов исемендәге баталоннар оештырылып егетләребез нацистларга каршы көрәшкә юлланды.Тик югалтулар йөрәкне әрнетә, сугыш корбансыз булмый шул, кызганычка каршы, республикадан махсус хәрби операциядә 300гә якын кеше батырларча һәлак булды. Аларның галиләләренә Аллаһы сабырлык бирсен.

Чакырылган кунаклар солдат дуслыгы, әти-әниләрнең хәбәре,туганлык хисләренең авырлыкны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләделәр. Бергәләп “Солдатлар”, “Россия” җырларын башкардык. Исән – сау әйләнеп кайтуларын теләп чәйләр эчтек.

Гөлшат Ихсанова, актив хәбәрче