Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Тушкыр авылында “Каз өмәсе” үтте.

Тушкыр авылы урамнары гармун, җыр – моңнарга күмелде.

Безнең халык эшли дә, бәйрәм итә дә белә. Уңган авылдашыбыз Руфина Харипова бик күп казлар үстергән. Руфина йортында халкыбызның матур йолаларныннан берсе булган каз өмәсен үткәрдек. Тушкыр авылы күп функцияле клубы һәм китапхәнә белән берлектә әзерләнгән чара бик оешкан төстә матур бәйрәм төсендә үтте. Уңган җиңги, киленнәрне өмә буласы йорт капкасында “Каз өмәсе” дигән язу әллә каян ук җәлеп итеп чакырып тора. Хуҗабикәнең улы Эмиль, авылдашыбыз Марат иртә белән кирәк-яракларны

(су, тиякләр, савыт-сабалар) әзерләп куйганнар. Казан асылган, су кайный. Ул көнне урамнардан яңа яуган кардан ак теләкләр теләп иң уңганнар өмәгә ашыкты. Күңелле җырлар, шаян сүзләр белән эш бик җиңел барды. “Картаймас” фольклор төркеменең җыр-биюләре, әлбәттә, бәйрәмнең чагу бизәге булды. Каз өмәсенә кагылышлы йолалар искә төшерелде: кыйблага карап изге теләкләр әйтү, каз юарга барганда каурыйлар сибү, пар мендәр тышлары әзерләү, каурыйлардан май канатлары үрү һ. б. Өмә ахырында бай өстәл артында тәмле ризыклар белән сыйланып, каз мае белән майланган тәбикмәкләр белән гөрләшеп, җырлашып чәйләр эчтек. Менә шундый өмәләрдә күренә дә инде халыкның бердәмлеге, эшсөяр булуы. Авылыбызда күп кенә хуҗалыкларда казлар үстерәләр. Финат Габдуллин, Ирек Хасаньянов, Эльмира Галиева, Зөбәйдә  Казыйханова, Зәйнәп Гафаровалар каз үстерүнең серләрен белә, күрәсең. Җәй, көз айларында авылга ямь биреп су буйларында тагын шулай казлар үссен, дөньялар имин булсын.