Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Тушкырлылар “Күңел җылысы” акциясенә кушылдылар

Илебездә мобилизация башлангач ныклап аңлыйсың, ни микъдардә авыр, кайгылы чор башланганын. Туган илебезнең тынычлыгын яклап берәм-берәм егетләр хезмәткә алына башлады. Авылыбызда, күрше авылларда туып-үскән егетләр дә сугышка китә башлагач аңлыйсың : киткән егетләргә дә, озатып калганнарга да нинди зур сынау бирелгәнен. Ничек тә, эз генә булса да һәркемнең ярдәм итәсе килә. Бу чорда беркем дә битараф түгел.
Безнең Тушкыр авылында яраткан китапхәнәчебез Венера Хаматнурова һәм күп функциялы авыл клубы мөдире Руфина Хариповалар “Күңел җылысы” дип аталган акциягә кушылып, авыл халкына, сугыш кырында булган солдатларыбызга оекбашлар, биялиләр бәйләп җибәрүне оештыраек дип мөрәҗәгать иттеләр. Авылыбызның хатын-кызлары бик хуплап берсүзсез риза булдылар.
Руфина Хариповалар өенә бәйләнгән оекбашлар, бияләйләрен, перчаткалар, кул эшләрен алып җыелып та алдык. Кем йөн яза, кем йөн эрли, кем бэйли… Шул ук вакытта Зәйнәп Гафарова “Күңел җылысы” дигән акция турында тулырак итеп аңлатып үтте. Гөлшат апа Ихсанова үзенең үзәк өзгеч “Нык булыгыз, балалар” дигән шигырен укыды. Күз яше чыкмаган кеше булмады.
Аллаһыбыз насыйп итсен
Кунелебездэ догалар!
Исән йөрегез, балалар!
Без көтәбез, балалар! дигән сүзләр белән тәмамлана шигырь.
Сугышка китүчеләрнен гаиләләре,балалары, сөйгән ярлары, туганнары бар. Аларга багышлап язылган тагын бер шигыре “Без көтәбез,аналар” дип атала.
Батырлыгы белән даны таралган, Тэтешле солдаты Фәнискэ багышлап язылган “Фәнис солдат маҗарасы” дип аталган шигырендә Голшат апа шулхәтле ул егетнең холкын аңлап, кызык, матур сүзләр белән язылган шигырен дә укыды. Һәрбер шигырен үзе алып килгән оекбаш белән перчатка эченә салып куйды. Могҗизалар була бит ул, бәлки Фәниснең дә үзенә барып җитәр бүләк.
Роберт Ахметзянов шигырендә язылган “Солдатлар” җырын бергәләп күз яшьләре аша жырладык.
Авылыбызның 87 яшьлек, иң актив хатын- кызларыбызның берсе Согдэ апа Исламшина, бәйләп алып килгән оекбаш бүләк итеп, моңлы көйләре белән “Озату” җырын җырлады. Концертларда һәрвакыт матур-матур шигырьләр сөйләү остазы да ул.
Хэр бәйләнгән бүләккә шундый сүзләр язып салдык.
“Кадерле солдат балакайларыбыз! Сезгә зур сынаулар үтәргә насыйп булды. Иң кадерле булган Туган илебез өчен, анда яшәгән әти-әнилэрегез, балаларыгыз, сөйгән ярларыгыз , туганнарыгызның тынычлыгын саклап яу кырында көрәшәсез. Без һәрвакыт сезнең белән. Сезнең исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны теләп догалар кылабыз. Яннарыгызда һәрвакыт янәшә атлаган фәрештәләрегез сакласын. Менә шушы йөрәк җылысын биреп бәйләгән оекбашлар сезгә әз булса да туган якларның сәләме булып кунелләрегезгә җылылык, җиңеллек бирсен. Рәхмәт сезгә!! Без сезне көтәбез! ”
Сугыш корбансыз булмый, вафат булып яу кырында калганнарның урыннары оҗмахта булып, ачы кайгы кичергәннәргә күркәм сабырлыклар насыйп булсын.
Оекбашлар бәйләү дәвам итә. Бүгенге көн теләгебез шул: илебездә тынычлык урнашып, балакайлар туган йортларына җиңү белән әйләнеп кайтсыннар!!!
Ралия Сагдиева