Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Тушкыр авылында — Мәүлид бәйрәме

  • Күркәм чара Тушкыр мәхәлләсендә үтте.

    Рабигыль- әүвәл аеның 12 нче көне – бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаху галәйһис-сәллам дөньяга килгән. Бу көнне Рәсүлебезгә зур хөрмәт күрсәтеп бәйрәм ителә. Аны мактап шигырьләр, мөнәҗәтләр укыганнар. Бу күркәм гадәт тора-бара бар мөселманнарның сагынып көтеп ала торган изге бәйрәменә әверелгән.

    Шундый күркәм бәйрәм- Мәүлид бәйрәме Тушкыр мәхәлләсендә үтте. Соңгы елларда төрле сәбәпләр белән мәчеттә бәйрәмнәр сирәк үткәрелә. Авыл халкының мондый дини бәйрәмнәрне сагыгуын, бик теләп, сөенеп мәчеткә килүеннән аңлап була.

    Иң беренче Рамиль хәзрәт пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаху галәйһи-сәлламнең тормыш юлы белән таныштырды. Гөлшат Гайнельян кызы Ихсанова пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаху галәйһис-сәлламнең әйтеп калдырган матур сүзләрен укып, һәр җөмләсенең мәгънәсен аңлатып үтте. Мөнәҗәтче апаларыбыз матур, матур мөнәҗәтләр әйттеләр. Һәрберебез матур дөньяның кадерен белеп, мул ризыкларга шөкер итеп матур теләкләр теләде. Иң йөрәкне өшеткән күренешкә җавап итеп – Җир шарында тынычлык урнашып балалар исән-имин туган йортларына кайтуларын теләп, догалар кылынды.

    Намазлар укыгач өстәл артында сөйләшә – сөйләшә тәмле чәйләр эчтек.