Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

“Чишмә буена кил әле, чишмә сулары тәмле”

Төшәм чишмә буена.

Киртләч- киртләч басмалардан
Төшәм чишмә буена.
Пар чиләкләремне куям
Салкын чишмә суына.
Олы чишмә, Мәнди чишмә,
Җиләкәй чишмә- сердәшлләр.
Көсәк чишмә буйларында
Булган диләр көрәшләр.
Җир куеныннан ургып чыга,
Олы чишмәм, суларың;
Терекөмештәй бер тамчың да
Басар күк сусыннарым.
Кәүсәр чишмәләремени,
Ходай биргән бу байлык!
Суларың эчеп көн күрә
Тушкырдагы бар халык.
Юлаучылар суың эчеп,
Хәл җыя, көчләр ала.
Тынмый чишмә, челтер-челтер
Җырлап ага да , ага.
Ир-егетләр, сылу кызлар
Килә чишмә суына.
Әнкәемнең яшьлек эзе
Ай нурында коена.
Су юлын күрсәтү- йола
Туйда яшь киленнәргә,
Чишмә шаһит мәхәббәткә,
Бер-берсен сөйгәннәргә.
Саф суыңнан сутлар алып,
Үсә бөдрә таллары,
Моңлы җырыңа кушылып,
Сайрыйлар былбыллары.
Чыктыңмы син җир астыннан
Өләшергә көчеңне?
Җирдәге безнең хәлләрне
Әллә белер өченме?
Кодрәтле син, ташлар ярып
Суларың китә ерак.
(Караусыз калып чишмәләр,
Акмасыннар тик елап).
Чишмәләрнең саф сулары
Аксыннар бары җырлап.
(Гөлшат Галина -Ихсанова.)

Балтач районы Тушкыр авылының Олы чишмә буенда үзешчән сәнгать осталары халык өчен “Чишмә буена кил әле, чишмә сулары тәмле” дигән бәйрәм оештырдылар. Кайчандыр халкыбызның яшәү образы булган көянтә-чиләкләр белән чишмә суларына йөрү, әнкәйләребезнең эш киеме стилләре дә, хәтта чишмә үзе дә раритет булып калып бара сыман. Чишмә белән бәйле халкыбыз йолаларын (яшь киленгә су юлы күрсәтү), җырларын, уеннарын да искә төшердек.  Чишмәгә суга без, тушкырлар, сирәк йөрибез, чөнки өйләребезгә су кергән, монысы бик яхшы. Шулай да Аллаһыбыз тарафыннан бирелгән табигый байлык булган чишмәләребезне онытырга тиеш түгелбез. Корылык булган елларда да чишмәбезнең сулары мул булып чылтырап агып торды. Олы чишмәбезгә юл җәен-кышын  өзелми, тирә-як авыллардан да суга киләләр.Чишмәбезнең суы эчәргә дә тәмле, кер юарга да, кыяр-кәбестә тозларга да яхшы. Авыл осталары тарафыннан чишмәләребез заманча материаллар кулланып төзекләндерелде, тирә-ягы матурланды. Чишмә тирәсен тәртиптә тотуга ныграк  игътибар итәргә кирәк, әлбәттә. Җырлап, уеннар уйнап, тәмле чишмә суы белән чәй эчеп балалар да, олылар  да рәхәтләнеп ял итеп бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштык.