Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Корбан бәйрәме

Кәүсәр сүрәсендә Аллаһы тәгалә, намазның Аллаһтан башка бер затка багышланмавы кебек, корбанның да Аллаһтан гайре бер затка да багышланмавы турында хәбәр итә. Раббыңа гыйбадәт кыл һәм корбан чал диелә. Шушы сүзләрнең мәгънәсен аңлап күп мөселман кеше хәзер корбан чалдыралар. Корбан гаете көнне иртән үк мәчеткә Корбан гаете намазына ашыга. Бүген безнең Тушкыр авыл мәхәлләсендэ дә мөселман кардәшләр гает намазына ашыктылар. Күп кенә ир-атлар, һәм хатын- кызларыбыз иң беренче Рамиль хәзрәтнең Корбан бәйрәме турында сөйләвен бик игътибар белән тыңлап, ике рәкәгать гает намазын үтәп, тәкбирләр әйттеләр. Халык гает намазы төгәлләнгәч тә урамда да бик озак таралышмадылар. Авылда бик күп корбаннар чалынды һәм дә тагын ике көндә дә чалыначак.Кәусәр сүрәсендә “Раббыңа гыйбадәт кыл вә корбан чал” дигән аятның асыл мәгънәсен аңлап күп еллар шулай корбаннар чалып, Аллаһыга гыйбадәт кылып яшәргә насыйп булсын барчабызга да!!