Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

“Без – бердәм, тату гаилә”

Тушкыр авылы клубында гаилә көненә “Без – бердәм, тату гаилә” исемле кичә үтте. Гаилә һәр кешегә кирәкле  җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Ни куаныч, безнең Тушкыр авылында  да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Менә алар бүген бәйрәмдә катнашты. Рауфина Харипова, Гульшат Ихсанова, Зайнап Гафарова матур концерт номерлары, күп-төрле кызыклы уеннар оештырдылар.