Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Солдат озату кичәсе

Солдат булды егет,менэ китэ,
куз карашы чак-чак монсу да.
Ни эйтергэ белми энисе дэ:
Шатлык та бар, бераз борчу да.
Шатланмаслыкмени: улы анын
егет булып житкэн,лэбаса.
Тик шулай да ана ул хезмэткэ
узе барыр иде,яраса.
Борчыла шул инде эни кунеле,
Жибэрэсе килми куз нурын.
Насыйп булсын солдат егетлэргэ
Бу тормышта табу уз юлын.
Исэн генэ йорсен балам,диеп
Изге телэк тели аналар.
Туган илен сагынып хатлар язар
Чит жирлэрдэ йоргэн балалар.
Солдат булды егет, менэ китэ
Еракларда анын уйлары.
Туган якларына алып кайтсын
Исэн-имин аны юллары!

22 июнь көнне Тушкыр авыл клубында егетләрне армияга озату кичәсе утте.  Бадыгов Рушан Ришат улы һәм Казиханов Марсель Фангат улы уку йортларын уңышлы укып бетереп, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә әзерләр. Кичәгә җыелган егетләрнең туганнары, дуслары, авылдашлары изге теләкләр теләделәр, җыр-бию белән изге юлга озаттылар.

Безнең егетләр ил каршындагы бурычын лаеклы рәвештә үтәп туган ягына кайтыр дигән өметләр баглап калабыз. Уңышлар сезгә, егетләр!