Әйдәгез әле, егетләр
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Тушкыр клубында “әйдәгез әле, егетләр” дигән спорт-ярышлары, уеннары оештырылды. Руфина Харипова жыр белән кунакларыбызны котлады. Ир-егетләр хәм хатын-кызлар командасы төрле конкурсларда көч сынашты. Ир егетләр командасы бер баллга кубрәк булып беренчелекне алды.