Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан
logo
Тошкуровский сельский многофункциональный дом культуры
МР Балтачевский район Республики Башкортостан

Дуслар арасында күңелле стартлар

Тушкыр күп функцияле модельле авыл клубында сәламәтлек көне узды. “Дуслар арасында күңелле стартлар” дип аталды ул. Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешенең төп принципларын формалаштырырга, хәрәкәт осталыгын, күнекмәләрен һәм физик яктан ныклылыкны үстерергә, командада эшләү өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. “Буратино” һәм “Чебурашка” командалары көч, игътибарлылык, җитезлек һәм тизлек белән ярыштылар.

Тушкырда мәдәният эшен оештыручы Рауфина Харипова һәм китапханәче Венера Хәмәтнурова авылдагы чараларга актив кушылган якташларына рәхмәтле. Лаеклы ялда булуларына карамастан, Гөлшат Ихсанова, Зәйнәп Гафаровалар һәр эштә әйдәүче ролендә. Бердәмлеккә ни җитә, диләр бит халыкта. Укучылар, остазлар җитезлектә,  тырышлыкта бер-берсенә үрнәк булырлык.